"WorldSkills Hi-Tech 2021" сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре VIII Милли чемпионатының эшлекле программасы кысаларында «Юниорлар хәрәкәте һәм башка һөнәри үзбилгеләнеш проектлары» сессиясе узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем һәм һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Татик Карабекян Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәктәп укучыларының һөнәри үзбилгеләнеше концепциясен формалаштыру буенча масштаблы эш алып бара, дип ассызыклады. Ул проект төбәкләр белән бергә гамәлгә ашырыла, аңа югары уку йортлары, предприятиеләр, колледжлар вәкилләре – һөнәри юнәлеш бирү белән шөгыльләнүчеләр җәлеп ителә, дип ачыклык кертте.