Казанда мәктәп укучыларының «Киләчәккә Билет» Бөтенроссия башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проектына старт бирелде. «Киләчәк лабораториясе» күргәзмәсе уздырыла торган чаралар «Россия минем тарихым» тарихи паркында Казан ярминкәсе территориясендә оештырылган. Күргәзмә экспозициясе белән парламент депутатлары танышты.
Күргәзмә интерактив квестлардан тора, аларны узып, катнашучыларның һәркайсы 30дан артык һөнәри тармак һәм 300дән артык һөнәр белән таныша алачак. Күргәзмәнең төп максаты-6-11 сыйныф укучыларын төрле һөнәрләр һәм тармаклар белән уен формасында таныштыру, һөнәр сайлау вариантларының күптөрлелеген күрсәтү. Оештыручылар сүзләренә караганда, тәкъдим ителгән экспозицияләр илебезнең хезмәт базары профессияләренең 90% тан артыгын колачлый.
Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова билгеләп үткәнчә, тарих паркы мәйданчыгында проектның төбәк операторы белән берлектә өч «һөнәри проба» да мәктәп укучыларының катнашуы оештырылган. Алар үз эченә түбәндәге юнәлешләрне ала: социаль, технологик һәм табигый-фәнни.