Татарстан Республикасы яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк иҗтимагый хәрәкәте «Татнефть» ГАҖ грантын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсын үткәрә.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан югары уку йортларында, фәнни учреждениеләрдә һәм җитештерү оешмаларында эшләүче яшь галимнәр (аспирантлар, фәннәр кандидатлары, документлар тапшырган вакытка 40 яшькә кадәр фәннәр докторлары) катнаша ала.
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме-2021» конкурсында катнашу өчен гаризалар 18 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр яшь галим һәм аспирантлардан кабул ителә.