Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы колледжларга әзерлек программалары исемлеген даими рәвештә яңадан карый: актуаль булмаган белгечлекләр исемлектән төшеп кала, алар урынына яңа программалар кертелә.
Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Виктор Неумывакин хәбәр итте.
2021 елның 31 декабреннән Урта һөнәри белем бирүче уку йортлары 43 һөнәр буенча абитуриентларны кабул итүдән туктаячак. Тиешле боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында басылып чыкты.