Татарстанның Яшел Үзән районында мәктәп массакүләм мәгълүмат чараларының беренче слетында мәктәп медиаүзәген ачу турында Карар кабул ителде. Җирле иҗат үзәгендә узган слетта Яшел Үзән районының ун шәһәр һәм дүрт поселок мәктәбе укучылары катнашты.
Слет вакытында һәр мәктәптә эшләячәк медиа тачкалар формалаштырылды һәм мәктәп редакцияләре җитәкчеләре сайланды. Атнага бер тапкыр медиа нокталар лидерлары иҗат үзәгендә актуаль темалар буенча фикер алышу һәм яңалыклар повесткасын формалаштыру өчен җыелачаклар.
Һәр уку елы ахырында иң актив мәктәп редакциясе «Медиакубок» белән бүләкләнәчәк. Шулай ук махсус призны иң яхшы контент авторы алачак.
Яңа медиа проектның кураторы итеп иҗат үзәге директоры урынбасары, Mediana журналистика мәктәбен оештыручы Денис Анисимов билгеләнде.