Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогларга бюрократик йөкләнешне киметү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр җыюны оештырды. Агымдагы елның сентябрь уртасыннан 2022@edu.gov.ru почтасына Россиянең барлык төбәкләреннән 300 дән артык мөрәҗәгать килде.
Иң күп шикаятьләр Омск өлкәсеннән һәм Байкал арты краеннан килгән, ә иң популяр темаларның берсе-педагогларның артык хисап тотуы, бюрократик йөкләнешне киметү, педагогларның түбән хезмәт хакы булу.