Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабы барлык төбәкләрдә дә старт ала

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

4-11 нче сыйныфларда миллионлаган укучыны үз эченә алган иң масштаблы интеллектуаль конкурсның мәктәп этабы тәмамланды. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының бу этабында узган ел белән чагыштырганда 110 меңгә күбрәк бала катнашты. Иң популяр топ-5 фәнгә математика, рус теле, инглиз теле, биология һәм әдәбият кергән.

Олимпиада 24 фән буенча үткәрелә һәм дүрт этапны үз эченә ала: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау – Бөтенроссия финалы.

Мәктәп этабы тәмамланганнан соң муниципаль этап башлана. Һәр төбәктә аны һәр фән өчен үткәрүнең үз даталары билгеләнгән, ләкин ул 25 декабрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International