7 ноябрьдә Самарада «Хәтер Парады» халыкара патриотик проекты кысаларында ел саен үткәрелә торган парад узачак.
Икенче ел рәттән коронавирус инфекциясе таралуга бәйле пандемия аркасында, «Хәтер Парады» Онлайн форматка күчте.
«Хәтер парады-2021» Бөек Ватан сугышы елларында Куйбышев (Самара) СССР запас башкаласы статусы бирелүнең 80 еллыгына багышлана.
Татарстан Республикасы исеменнән онлайн парадта катнашу хокукы Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусының парад исәбенә бирелде.