2024 елга кадәр Россиядә ясалма интеллект буенча 100дән артык хакатон узачак.
Хакатоннар сериясе Россиядә «Цифрлы икътисад» Милли проект программасы кысаларында үткәрелә. Проектның партнеры – «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО. 2024 елга кадәр 116 хакатон үткәрү планлаштырылган: 85 төбәк, 24 округ һәм 7 халыкара хакатон. Аларда 21 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Бу максатларга хөкүмәт 700 миллион сумнан артык акча бүлеп бирә, 300 миллионга якын – бюджеттан тыш чыганаклардан.
2021 елда ун хакатонның җидесе тәмамланды инде. Аларда барлыгы 1000нән артык кеше катнашты.