Кибербуллингка каршы көрәш көнендә, 11 ноябрьдә, Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтән 17:45кә кадәр «Куркынычсыз интернет: мәктәп укучыларына һәм укытучыларга нәрсә белергә кирәк» онлайн-конференциясе узачак.
Педагог-практиклар, кибербуллинг һәм киберкуркынычсызлык буенча белгечләр, психологлар һәм экспертлар VK, «Учи.ру», Мәскәү шәһәренең Мәгариф һәм фән департаменты, «Сферум» һәм «Касперский лабораториясе» платформалары челтәрдә һәм инструментларда куркынычсызлык турында сөйләячәкләр.
Конференция онлайн-форматта узачак, Эфирны акция битендә, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.