Татарстанда мәгариф һәм фән министрлыгының киләсе елга өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләячәкләр

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елга Татарстанның алты министрлыгы-мәгариф һәм фән, сәламәтлек саклау, мәдәният, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, спорт, шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы эшенең беренчел бурычларын билгеләү буенча халык онлайн тавыш бирү башланды.

Чара дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру буенча проектны тормышка ашыру максатыннан үткәрелә. Тавыш бирү  https://open.tatarstan.ru/polls/ порталында һәм «Услуги РТ» мобиль кушымтасында бара. 

Сораштыру 7 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта ведомство белгечләре билгеләгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү генә түгел, ә үз идеяләреңне тәкъдим итү җаен да өстәгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International