Югары уку йортлары 2022 елга кабул итү кагыйдәләрен бастырып чыгарды.
Барлык югары уку йортлары 2018, 2019, 2020, 2021 һәм 2022 елларда алынган БДИ нәтиҗәләрен исәпкә алачак. Документларны кабул итү комиссиясенә дистанцион формада яки почта аша җибәрергә кирәк. Электрон күчермәләрне раслау таләп ителми. Тик укырга керү өчен белем алу турында документның оригиналы һәм кабул итүгә ризалык кирәк булачак. Кабул итү, элекке кебек үк, бер дулкында узачак. Шуңа күрә абитуриентларның вузны сайлау белән алдан ук билгеләнүе һәм укырга керү мөмкинлеген мөмкин кадәр төгәл бәяләү бик мөһим.
БДИга килгәндә, мөмкин кадәр күбрәк фәннәрне тапшырырга кирәк. Монда физика, информатика, тарих, география һәм җәмгыять белеме фәннәренә аерым игътибар бирергә кирәк. Чөнки югары уку йортлары абитуриентлар игътибарына нәкъ менә шушы фәннәрне тәкъдим итәләр.