2021 елның 1 сентябреннән «Пушкин картасы» программасы эшли, аның ярдәмендә 14-22 яшьлек Россия гражданнары төрле мәдәният оешмаларына, шул исәптән Музейлар һәм театрларга бару өчен махсус акча ала алалар.
«Пушкин картасы» программасы 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә социаль ярдәм күрсәтүгә һәм мәдәни чаралардан файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән. Агымдагы елда түләү күләме 3 мең сум тәшкил итә, ә 2022 елдан ул календарь елына 5 мең сум тәшкил итәчәк.
«Пушкин картасы» программасында катнашу өчен «Госуслуги» порталында теркәлергә, хисап язмасын расларга һәм «Госуслуги. Культура» мобиль кушымтасын кәрәзле телефонга урнаштырырга кирәк. Программада катнашучылар «Пушкин картасы» – «Мир» түләү системасының виртуаль яки пластик картасын алганнан соң, кирәкле чараны афиша аша сайлап ала һәм аңа кушымтада, сайтта яки мәдәният оешмасы кассасында билет сатып ала алачак.