Бөтенроссия экологик диктанты 14-21 ноябрьдә Татарстанда узачак.
«Быел чара онлайн-форматта һәм https://экодиктант.рус/ порталында онлайн-форматта уза. Онлайн-мәйданчыкларны теркәү 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә. < ... > Экологик диктант тест формасында узачак, ул 25 сорауны үз эченә ала», — дип аңлаттылар ведомствода.
Биремнәр авырлыкның дүрт баскычына бүленгән: 12 яшьтән кечерәк балалар, 12дән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, экология өлкәсендә профильле белеме булмаган өлкәннәр һәм профильле белемле кешеләр өчен. Биремнәрне үтәүгә 45 минут вакыт бирелә.
Мәсьәләләр төрле темаларга, шул исәптән энергия һәм ресурсларны саклау, экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, экологик гадәтләрне формалаштыру темаларына кагылачак. Диктант нәтиҗәләре буенча катнашучылар сертификатлар яки җиңүче дипломнары белән бүләкләнәчәк.