"Акыл фабрикасы" республика форумы 12 ноябрьдә старт ала

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

"Ачык университет" белем бирү платформасы Казанда 2021 елның 12-14 ноябрендә узачак "Авыл фабрикасы" республика форумын үткәрү турында игълан итә.

Өч көнлек программа дүрт юнәлешне үз эченә ала: IT, Мәгариф, Маркетинг һәм этномәдәни проектларны алга этәрү, Мәдәният&Урбанистика. Тыңлаучыларны өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр, авторлык мастер-класслары, дискуссияләр, шулай ук воркшоплар һәм кейсларны чишү көтә.

Чаралар ике телдә узачак. Белем алу форумы тәмамланганнан соң курсларга килүчеләр "Ачык университет" сертификатлары алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International