«Балаларга куркынычсыз юл», «Куркынычсыз тәгәрмәч.Онлайн», «Юлларда куркынычсыз тәртип нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог» Бөтенроссия конкурслары һәм юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнара проектларның Бөтенроссия педагогик фестивале башланды. Чаралар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.
Һәр конкурсның үз үзенчәлеге бар. Шулай итеп, «Юлларда куркынычсыз тәртип нигезләрен өйрәтү буенча иң яхшы педагог» конкурсы кысаларында юл хәрәкәте иминлеге буенча сыйныф остазлары, иң яхшы яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары җитәкчеләре һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча иң яхшы методистлар ачыкланачак.
Педагогик фестивальдә фән өлкәләрен, гомуми белем бирү профильләрен, дәрестән тыш эшчәнлек программаларын һәм өстәмә белем бирү программаларын интеграцияләү нигезендә эшләнгән юл хәрәкәте иминлеге буенча фәнара проектлар бәяләнәчәк. «Балаларга куркынычсыз юл» конкурсы балалар юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау системасын формалаштыру һәм гаилә-дәүләт партнерлыгын үстерү өлкәсендә команда һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклаячак.