Мәскәүдә дини һәм этник экстремизмны профилактикалау буенча семинарлар узачак

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Россия Федерациясе мәгариф оешмаларында дини һәм этник экстремизмны профилактикалау үзәге ата-аналар өчен онлайн-семинарлар сериясен уздыра. Чаралар Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән 18-19 ноябрьдә һәм 9-10 декабрьдә Мәскәүдә узачак.

Онлайн-семинарларда яшьләрнең радикальләшүенең сәбәпләре һәм алшартлары, яшүсмерләрне хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү, сәбәпләре, мәгълүмати экстремизм күренешләре һәм профилактикалау турында фикер алышачаклар. Экспертлар шулай ук идеология, скулшутингны профилактикалау мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.

Дата һәм вакыты: 18-19 ноябрь һәм 9-10 декабрь көннәрендә мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International