Бүген Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә «Фән» Бөтенроссия интеллектуаль онлайн-уены узачак. Чара Бөтендөнья фән көненә багышланган һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уза.
Катнашучылар атом-төш тикшеренүләре, химик элементлар синтезы, галимнәрнең «Көнчыгыш» тикшеренү станциясендә эшчәнлеге, беренче «Акыллы шәһәр» төзү турында яңа белемнәр ала алачаклар. Уен үз эченә дүрт категорияне ала, аларның һәркайсы Россиянең табигый фәннәр, атом сәнәгате һәм IT-технологияләр өлкәсендәге казанышларын белүгә юнәлдерелгән алты мәсьәләдән тора.
Уенда 14 яшьтән алып барлык теләүчеләр катнаша ала. Тулырак мәгълүматны чараның сайтында белергә мөмкин.
Вакыты: 10 ноябрь, 13:00 (Мәскәү вакыты буенча).