КФУның яшь галиме РНФ Грантын отты.
Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Аксым-күзәнәк бәйләнешләре» фәнни хезмәткәре Алинә Пешкова тикшеренү проектларының президент программасындагы «Яшь галимнәр тарафыннан инициативалы тикшеренүләр уздыру» чарасы буенча РФ грантын алу конкурсында җиңде.
Конкурска ул «Гемостатик бозуларның молекуляр һәм күзәнәк нигезләре, аларны диагностикалау һәм коррекцияләү» проектын тәкъдим итте.
Проект хәзерге заман биологиясенең һәм медицинасының өстенлекле бурычларының берсе: канны һәм аны бозуның механизмнарын киңәйтүгә, күп кенә авырулар дәвамын катлауландыра торган кан агуларын һәм тромбозларны профилактикалау, диагностикалауның һәм дәвалауның яңа нәтиҗәле ысулларын эзләүгә багышланган.