Бүген Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы ачыла. Ул 23 декабрьдә тәмамланачак.
Олимпиада республикада каралган 24 фәннән, шулай ук туган тел һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре, геология, Татарстан тарихы һәм татар халкы өчен рус теле һәм әдәбияты буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында узачак.
Рус һәм инглиз телләре, математика буенча олимпиадаларда укучылар-дүртенче, тормыш иминлеге нигезләре буенча өченче сыйныфтан башлап катнаша ала.
Муниципаль этап тәмамланганнан соң мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадаларының республика һәм региональ этапларының йомгаклау этабында катнашучылар билгеле булачак.