Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Питрәч районында ике балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Хәзерге вакытта алар югары әзерлек дәрәҗәсендә һәм Дәүләт төзелешен күзәтү буенча тикшерү уза. Ике мәктәпкәчә учреждение дә «Демография» милли проекты буенча торгызыла.

Ике балалар бакчасы өчен дә исемнәрне район халкы сайлады. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр 220 бала йөри ала торган Көектәге балалар бакчасы «Әкият» дип аталачак, ә Богородский халкы «Алтын ачкыч» вариантына тукталачак, дип карар кылдылар. Яңа бина 120 балага исәпләнгән.

«Әкият» балалар бакчасының әзерлеге — 96%, «Алтын ачкыч» - 89%. Ике объектка да төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан акча бүлеп бирелгән. Көектәге мәктәпкәчә учреждениегә 270 млн. сумнан артык акча җибәрелгән, «Алтын ачкыч» та эшләрнең бәясе 179 млн.сумга бәяләнә. Төзелешне тәмамлау срогы-2021 ел азагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International