22-24 октябрьдә Мәскәү өлкәсендә абсолют реаль көрәш буенча беренче дөнья Кубогы узды, анда дөньяның 17 иленнән иң көчле спортчылар көч сынашты. Алар арасында Н.Волостнов исемендәге Васильево кадетлар интернат-мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ильяс Газимагомедов ярышларда иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, кул көрәше буенча дөнья чемпионы булды.
Спортчының холкы кадет мәктәбе шартларында формалашкан. 7 ел дәвамында Ильяс взвод командиры урынбасары булган, «вице-сержант» исеменә ия, хәрби-патриотик юнәлештәге барлык чараларда актив катнашучы. Васильево кадет мәктәбенең байрак төркеме составында ул истәлекле даталарга багышланган парадта берничә тапкыр катнашкан.
Ильяс спорт белән 8 яшьтән шөгыльләнә: каратэ, тхэквондо, катнаш көрәш. Аның копилкасында-республика, ил, ә хәзер дөнья турнирларының алтыны. Моннан тыш, соңгы Кубокта ул спорт мастеры исемен бирү өчен нормативларны үтәде һәм үз алдына яңа максат куйды – Олимпиадага эләгү.