«Дуслык» лагере «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проект активистларын берләштерәчәк

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проектының традицион республика профиль сменасы узачак.

Смена үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешенә, әхлакка, җәмгыятьтә әхлакый тотрыклы позициягә ихтыяҗ формалаштыру, шулай ук республикада Республика проектының системалы һәм эзлекле үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Сменада Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән 104 белем бирү оешмасында укучы катнаша.

Смена кысаларында мотивацион очрашулар, лидерлык нигезләре, социаль проектлау, физкультура-спорт чаралары һ. б. буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International