25 ноябрьдә Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы базасында «Алтын Урда шагыйрьләренең тарихи-мәдәни мирасы» дигән тикшеренү эшләренең республика конкурсы узачак. Конкурс Алтын Урданың татар шагыйре Сәйф сараеның 700 еллыгына багышланган.
Конкурста Татарстанның белем бирү оешмалары студентлары һәм укытучылары катнашачак. Конкурс «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.