«Мәгариф флагманнары. Мәктәп» Бөтенроссия һөнәри конкурсында катнашуга 11 меңнән артык гариза килгән

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Теркәлгәннән соң катнашучыларга дистанцион тест (гомуми белем тесты, функциональ грамоталылык һәм идарә итү күнекмәләре) узарга туры киләчәк. Аннары Россия Федерациясенең сигез федераль округында көндезге ярымфиналлар узачак. Финалда ярымфинал нәтиҗәләре буенча җиңүче 100 команда очрашачак.

Конкурска гариза бирү өчен, бер гомуми белем бирү оешмасының дүрт хезмәткәреннән: беренче һәм икенче дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән, сыйныф җитәкчеләреннән, фән укытучылары арасыннан команда җыярга кирәк. Конкурста белем бирү оешмаларының тәҗрибәле хезмәткәрләре дә, стажлары зур булмаган хезмәткәрләр дә катнаша ала. Бүгенге көндә гаризалар саны буенча лидер төбәкләр арасында Түбән Новгород өлкәсе, Чечен Республикасы һәм Мәскәү өлкәсе бар.

Призерлар үзләре турында белдерү, белемнәрен тикшерү, квалификацияләрен күтәрү, белем бирү программалары һәм стажировка узу, кадрлар резервына керү, илнең барлык төбәкләреннән мәктәпләрнең идарә командалары белән ярышу, шулай ук конкурс партнерларыннан бүләкләр алу мөмкинлеге алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International