Мәгълүмати куркынычсызлык буенча «Innopolis Open» олимпиадасы расписаниесенә үзгәрешләр басылды. Ярышлар түбәндәге график буенча узачак:
2021 елның 27-28 ноябре – шәхси сайлап алу этабы;
2022 елның 29-30 гыйнвары – команда сайлап алу этабы;
2022 елның 23-27 феврале – шәхси һәм команда йомгаклау этабы.
Катнашырга 7-11 сыйныф укучылары чакырыла. Теркәлү ачык.
Ярыш Россия югары уку йортларына кергәндә ташламалар алу хокукын бирә торган олимпиадалар исемлегенә керә.