Самара өлкәсендә татар телен өйрәнергә теләгән 90 укучы татар телен мәктәп программасына кертүгә иреште.
Ата-аналар туган телдә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү өчен гариза язганнар, әмма мәктәп директоры, уку йортында татар телен укыту өчен шартлар булмавын аңлатып, гариза кабул итмәгән. Ул чакта ата-аналар бу мәсьәләне прокуратура аша хәл итәчәкбез, дип кисәтәләр. Нәтиҗәдә, мәктәп директоры мәктәпкә татар теле укытучысы һәм дәреслекләр белән ярдәм итү шарты белән ризалаша.
Бу Россиядә халык күпләп яши торган урынга карамаган мәктәптә һәм шәһәрдә туган телне өйрәнү хокукын тормышка ашыруның беренче тәҗрибәсе.