«Дуслык» лагеренда «Югары лига» республика профиль сменасы уза

2021 елның 12 ноябре, җомга

8 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Югары лига» республика профиль сменасы кысаларында география һәм сәнгать буенча укыту-тренировка җыеннары уза.

Җыеннарның төп максаты-укучыларның бөтенроссия олимпиадасында катнашу өчен конкурентлыкка сәләтле командасын әзерләү.

Укыту-тренировка җыеннарында Казан, Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Чүпрәле, Зәй, Нурлат, Тәтеш, Чистай районнары белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныфларында белем алучы 60 укучы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International