«Балачак навигаторлары» проекты барлык төбәкләрдә дә уңышлы тормышка ашырыла, һәм аның тәҗрибәсен бөтен илгә таратырга кирәк. Бу хакта «Артек» Халыкара балалар үзәгендә эш сәфәре барышында Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
Катнашучылар «Балачак навигаторлары» проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар, Директорлар киңәшчеләре регионнардан килгән хезмәттәшләр өчен тәкъдимнәр әйттеләр һәм үзләренең беренче казанышлары белән уртаклаштылар.
Мәгариф министры тәрбия эшенең барлык дәрәҗәләрен дә үз эченә алган системасын төзергә кирәклегенә игътибар итте.
Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп директорлары киңәшчеләренең тәрбия эше буенча тәкъдимнәре Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте тарафыннан киләчәктә проектны тормышка ашыру өчен файдаланылачак.