Илсур Һадиуллин мәгариф белән идарә итүнең муниципаль органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2021 елның 12 ноябре, җомга

11 ноябрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф идарәсенең муниципаль органнары җитәкчеләре белән мәгариф өлкәсендәге агымдагы эш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.

Министр урынбасары Минзалия Закирова үз чыгышында гомуми белем бирүнең актуаль мәсьәләләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координация советы эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Министр урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов киңәшмәдә катнашучыларга 2020-2021 уку елында ДЙАны мәгълүмати-техник тәэмин итү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International