Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр Бөтенроссия рәсем конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар

2021 елның 13 ноябре, шимбә

Халыкара су көненә багышлап, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсе «Су – яшәү чыганагы» дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте.

Конкурсның төп максаты-суга ихтирамлы караш тәрбияләү, балаларның иҗади башлангычларын үстерү һәм яклау, әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге проблемаларга үз карашларын белдерү.

Конкурста Әстерхан, Волгоград, Самара, Оренбург өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурска төрле яшь төркемнәрендә 40лап рәсем тәкъдим ителгән.  Компетентлы жюри балаларның рәсемнәрен бәяләделәр һәм җиңүчеләрне игълан иттеләр.

Конкурсның иң актив катнашучылары Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр булды-алардан 8 эш килде, шуларның 3се җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International