РАО галимнәре математикада бала уңышының төп факторын атады

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Россия мәгариф академиясе (РАО) һәм М.В. Ломоносов исемендәге МДУ галимнәре баланың үз хис-тойгыларын һәм тәртибен көйли белүе аңа математик өлкәдә уңышка ирешергә ярдәм итәчәк дип исбатладылар.

Үзрегуляция өч компоненттан тора: эшче хәтер, когнитив сыгылмалылык, яки күчергечлелек, һәм игътибарны читкә юнәлтә торган мәгълүматны бастыру сәләте. Башка сүзләр белән әйткәндә, уңышка ирешү мәгълүматны яхшы хәтерләүче һәм яңадан искә төшерә алучы балаларны, шул ук вакытта бурычлар арасында тиз күчә һәм эшкә керешә алучыларны көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International