Татарстан студентлары һәм укучылары Бөтенроссия хокукый диктантында катнашу өчен чакырыла

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

2021 елның 3-12 декабрендә онлайн режимында V Бөтенроссия хокукый (юридик) диктант узачак. Һәр көнне, 3 декабрьдән башлап, чараның рәсми сайтында теркәлү узарга мөмкин. Шулай ук аноним узу мөмкинлеге дә бар. 

Диктант хокукны өйрәнүгә мотивацияне арттыру һәм Россия халкының хокукый грамоталылыгы дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу нияте белән, аның яшь һәм социаль структурасын исәпкә алып үткәрелә. Диктант нәтиҗәләренә карап, белем бирү программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк. 

Диктантны 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр яза ала. Катнашучылар Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, граждан һәм гаилә хокукы буенча сорауларга җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International