«Бала өчен абруйлы булырга кирәк»: Татарстанда иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен бүләкләделәр

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Бүген Казанның Зур концерт залында Ел саен үткәрелә торган «ТР балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Призерларга, җиңүчеләргә һәм гади катнашучыларга аларның тырыш һәм кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов катнашты.

Конкурста педагоглар, полиция хезмәткәрләре, судьялар, МЧС хезмәткәрләре, журналистлар, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре катнашты. Ярышның йомгаклау этабына узу өчен алдагы ике этапны узарга кирәк иде: читтән торып муниципаль һәм республика этабын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International