Лицеистлар Россия компанияләренең кейсларын хәл итү буенча проектларны тәкъдим иттеләр.
Казан федераль университетының СУНЦ IT-лицее укучылары Екатеринбургта узган этапта икенче урынны яуладылар.
«Хочу в IT» Бөтенроссия хакатоны-гамәли юнәлешле чара. Аның кысаларында бөтен илдән 10 лицей командасы Россия IT-секторының реаль бурычларын хәл итеп, гамәлдәге IT – компанияләрнең менторлары җитәкчелегендә проектлар эшләде. Оештыручылар-Урал федераль университетының СУНЦ һәм Innocamp балалар IT-лагере.
Чара «Исетские зори» балалар лагере базасында Innocamp IT-лагерендә узды. Биш көн дәвамында катнашучылар шулай ук проектларны эшләү белән бергә IT-дизайн, Python һәм C# телләрендә программалаштыру, маркетинг, продукт эшләү белән идарә итү өлкәсендәге яңа юнәлешләрне дә өйрәнделәр.
Хакатон нәтиҗәләре буенча һәр команда үз проектын тәкъдир итте. Балаларны Россиянең IT-компанияләре хезмәткәрләре бәяләде.