Казан һәм чит ил белгечләренең лекцияләре 18 ноябрьдә «Унбер» лицеенда узачак.
Казанда татар теле укытучылары өчен укыту семинарлары дәвам итә. 18 ноябрьдә «Унбер» лицеенда үз тәҗрибәләре белән практик педагоглар уртаклашачак, алар үз эшләрендә яңа укыту программаларын куллана. 300 укытучы чакырылган икенче семинар программасы Казан һәм чит ил белгечләренең телне өйрәнүнең төрле методикалары, дәресләрдә Мещерякова системасы буенча уен техникасын куллану, шулай ук укучыларның мотивацияләренә багышланган биш лекциядән тора.