Ростов-на-Донуда «Аҗаган» Бөтенроссия студентлар хәрби-патриотик уены финалы узачак

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

«Аҗаган» Бөтенроссия студентлар хәрби-патриотик уены Россия яшьләр берлеге тарафыннан 2014 елдан башлап яшьләрдә гражданлык һәм патриотизм, Ватанга хезмәт итүгә әзерлек тәрбияләү максатыннан оештырыла. Ел саен проектның төбәк этапларында 4000гә якын кеше катнаша.

Бөтенроссия финалы 10 этаптан тора.

Барлык сынаулар да гадәттән тыш хәлләрдә һәм экстремаль шартларда кирәк булган сыйфатларны, күнекмәләрне формалаштыруга, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә, кеше тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерүгә юнәлтелгән. Проект Россия Федерациясенең яшь гражданнарында патриотик аңның, сәламәт яшәү рәвешенең ныклы нигезләрен формалаштыруны тәэмин итә, актив гражданлык позициясен үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International