15 ноябрьдә Казанда «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенроссия конкурсының финалы старт алды. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары «Өстәмә белем бирү оешмаларының идарә командалары компетенцияләре» түгәрәк өстәлендә «Өстәмә белем бирү флагманнары» конкурсына әзерлек кысаларында очраштылар.
Кич белән конкурсны ачу мәҗлесе тантаналы шартларда узды, Татарстанның балалар бию коллективлары катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына үз номерларын тәкъдим иттеләр. «ВЦХТ» ФДБУ директоры Оксана Гончарова тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Наталия Наумованың мөрәҗәгатен укыды, ә үз исеменнән: «Монда илнең иң яхшы, иң якты педагоглары җыелды», - дип өстәде. Аннан соң, 2020 елгы конкурсның абсолют җиңүчесе Анна Григорьева катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «Барлык катнашучыларга көч һәм сабырлык телим. Чөнки теләсә кайсы бәйге, хәтта иң яхшысы, бу стресс. Әмма барлык этаплар да узгач, сез аның сынаулар түгел, ә яңа мөмкинлекләр икәнен аңлаячаксыз».
Ачылу тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады: «Мин сезне безнең Казанда сәламләвемә шатмын. Шәһәребезнең якты һәм җылы истәлекләр калдыруын телим. Финал сынауларында барлык катнашучыларга уңышлар, әмма исегездә тотыгыз: сез инде барыгыз да җиңүчеләр. Хәзер өстәмә белем бирүгә аерым игътибар бирелә, һәм без "Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенроссия конкурсы буенча күргәнебезчә, бу катнашучыларның яхшы эш нәтиҗәләрендә чагылыш таба».
Тантананы тәмамлап, Оксана Гончарова һәм Анна Григорьева символик кнопкага бастылар һәм экранда ракета очты. "Йөрәгемне балаларга бирәм-2021" конкурсы финалына Старт бирелде.