Департамент мәктәпләрдә контроль эшләр саны мәсьәләләре буенча кайнар линия ача

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты мәктәпләрдә контроль һәм тикшерү эшләре саны белән вәзгыять мониторингын дәвам итә.

Элегрәк Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләренә хат җибәрелгән иде һәм чираттагы вебинарда гомуми белем бирү оешмаларында бәяләү процедураларын уздыру буенча Рособрнадзор һәм РФ Мәгариф министрлыгы документына аңлатмалар бирелгән иде.

Бәяләү процедуралары дип класста белем алучыларның барысы тарафыннан да башкарыла торган һәм озынлыгы кимендә утыз минут тәшкил иткән контроль, тикшерү һәм диагностика эшләре атала.

Мәктәпләргә һәр укыту предметы буенча бәяләү процедураларын бер параллельдә 2,5 атнадан да ешрак үткәрергә киңәш ителә. Шул ук вакытта бәяләү процедураларын уздыруга киткән уку вакыты күләме агымдагы елда параллельдә предметны өйрәнүгә бирелә торган уку вакытының барлык күләменнән 10 %тан артмаска тиеш.

Кайнар линия телефоннары: 237-76-35, 237-75-27, 237-75-15

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International