Россия Федерациясе Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премияләрен бирү буенча ведомствоара советы мәгариф өлкәсендә 2022 елгы Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен алуга эшләр конкурсы игълан итә. Эшләр 2022 елның 10 февраленә кадәр кабул ителә, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Премияләрне алуга эшләр дәүләт хакимиятенең федераль һәм төбәк органнары, шулай ук төрле оешмалар тарафыннан тәкъдим ителә.
Премияләр Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга мәгариф өлкәсендә инновацион эшләнмәләр керткән, педагогик эшчәнлекне югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырган һәм Россия мәгариф системасы өчен югары сыйфатлы уку басмалары булдырган өчен бирелә.