Предприятие һәм университет фәнни һәм мәгариф юнәлешләре буенча хезмәттәшлекне көчәйтте.
КНИТУ-КАИда «Туполев» ГАҖ һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Стратегик мөһим документка имзаларын «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев һәм КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Тимур Алибаев куйдылар.