«Игелекле Татарстан» республика премиясе быел беренче тапкыр уздырыла. Элегрәк бу исем астында иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» республика конкурсы үткәрелде, ул ел саен 2010 елдан бирле уздырыла иде.
Премия конкурс форматында Татарстан территориясендә ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Катнашуга Россия гражданнары 8 яшьтән, максималь яше - чикләүләрсез чакырыла.
Шулай ук катнашучылар коммерцияле һәм коммерциягә карамаган оешмалар, муниципаль һәм мәгариф оешмалары, дәүләт учреждениеләре базасында төзелгән волонтерлар үзәкләре, корпоратив социаль җаваплылык һәм волонтерлык программалары кысаларында проектларны гамәлгә ашыручы оешмалар, шулай ук юридик зат булмаган иҗтимагый берләшмәләр була ала.