15 ноябрьдә Лениногорск нефть техникумында «Һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү: проблемалар, чишелешләр, перспективалар» III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференциягә 200 дән артык катнашучы – Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Коми Республикасы, Омск һәм Волгоград өлкәләре, Краснодар крае һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары һәм хезмәткәрләре килде.