12 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проектының республика профиль сменасы узды.
Смена үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешенә, әхлакка, җәмгыятьтә әхлакый тотрыклы позициягә ихтыяҗ формалаштыру, шулай ук республикада Республика проектының системалы һәм эзлекле үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан узды.
Сменада Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 102 укучы катнашты.