Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм - 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалистларының конкурс сынаулары дәвам итә.
16 ноябрьдә Казан педагогика көллияте һәм Казанның Киров районы «Заречье» балаларга өстәмә белем бирү үзәге базасында «Ачык дәрес» бәйге чаралары узды.
Исегезгә төшерәбез, «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсы 2021 елда 17 тапкыр уздырыла һәм балаларга өстәмә белем бирү системасының төп педагогик конкурсы булып тора.