«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының беренче финал сынавы

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы уза. Бу-Россия Федерациясенең өстәмә белем бирү өлкәсендә төп һөнәри бәйге.

Финалистларга берничә конкурс сынавы узарга туры киләчәк. Шуларның беренчесе ачык дәрес. Педагогларның күпчелеге өчен ачык дәресләр уздыру - стресс, ә һөнәри конкурс кысаларында жюри һәм камера каршында, таныш булмаган балалар белән уздыру - тагын да ныграк стресс. Дәресне әзерләгәндә конкурсантларга сценарийны эшләүгә бер көннән күбрәк вакыт сарыф итергә туры килде. Шулай ук көтелмәгән хәлләр булу мөмкинлеген күз алдында тотып, аларга запас вариант та эшләргә кирәк иде.

Катнашучылар дулкынландылар, әмма бу аларга якты һәм иҗади дәресләр үткәрергә комачауламады. Иң төп күрсәткеч-ул елмаюлар һәм балаларның эштә актив катнашуы. Дәресләр барлык номинацияләрдә дә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International