Татарстанда ссузлар студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт алды. Аның катнашучылары бөтен республикадан 1,8 меңнән артык конкурсант булды, алар 260 компетенция буенча ярышачак.
Ул республиканың 16 шәһәрендә һәм авылында узачак: Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара һәм Байлар Сабасы. Ярышлар йомгаклары буенча республика махсус урта уку йортларының иң яхшы студентлары ачыкланачак, алар Татарстанны WorldSkills Russia Бөтенроссия ярышларында күрсәтәчәк.