Хөкүмәт югары уку йортлары студентлары өчен ял итү программасын озайтты

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиядә 2022 елга студентлар туризмы программасы озайтылды. 150 тирәсе вуз укучылары төбәкләрдә арзан бәядән ял итә алачак, дип сөйләде "Студтуризм-2022" халыкара форумында вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Бу елның 15 июленнән 25 августына кадәр программаның сынау этабы узды. Бу вакыт эчендә илнең төбәкләренә бару мөмкинлегеннән 600 студент файдаланды. Ял вакытында алар программада катнашкан вузларның тулай торакларында һәм кампусларында тукталды.

Моннан тыш, Чернышенко өстәде, ил буенча дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар челтәре үсә, инде булган тулай тораклар һәм студияләр ремонтлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International