“Дуслык” лагеренда сәләтле мәктәп укучылары өчен икътисад, тарих һәм биология буенча тренировка җыеннары уза

2021 елның 19 ноябре, җомга

15-21 ноябрь көннәрендә Татарстанның сәләтле балалары өчен “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында икътисад, тарих һәм биология буенча укыту-тренировка җыеннары үткәрелә.

Әлеге җыеннарда Казаннан, Яр Чаллыдан һәм 21 муниципаль районнан - Нурлат, Кукмара, Спас, Тәтеш, Чистай, Түбән Кама, Кайбыч, Әлмәт, Лаеш, Алексеевск, Буа, Биектау, Зәй, Актаныш, Азнакай, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Мөслим, Ютазы муниципаль районнарыннан 100 укучы катнаша.

Бу - әлеге предметлы өлкәләрдә күренекле сәләтләрен күрсәткән 7-11 сыйныф укучылары, 2020-2021 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этаплары җиңүчеләре һәм призерлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International