Антон Поликасов үз һөнәрен сайлау турында: «Мин һөнәрем белән ниндидер мөһим әйбергә үз өлешемне кертүне тоям»

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Антонның компьютер технологияләре белән кызыксынуы балачактан ук башлана, бу һөнәр сайлауга да йогынты ясый.

2018 елда ул халыкара компетенцияләр үзәген – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын «Компьютер системалары һәм комплекслары» белгечлеге буенча тәмамлаган. Бераздан аны SmartHead ИТ-компаниясенә чакыралар, анда ул инде 1,5 ел инженер вазифасында эшли.

WorldSkills хәрәкәтенең төбәк чемпионатында катнашып, Антон беренче урынны яулый. Аннан соң ул Көньяк-Сахалинскидагы милли Чемпионатның финалына үтә, анда катнашу нәтиҗәсендә профессиональлек өчен медаль белән бүләкләнә. Антон әлеге хәрәкәт белән шулкадәр кызыксына, хәтта үз көчен ил җыелма командасына сайлап алуда да сынап карарга була. Аның нәтиҗәләре буенча ул EuroSkills Graz 2021 компаниясенең киңәйтелгән составында «Челтәрле һәм системалы идарә итү» компетенциясе буенча бронза медаль яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International